Госпитализация
Республиканская клиническая
психиатрическая больница
им.акад.В.М.Бехтерева
ГлавнаяГоспитализация

Госпитализация

Последние десятилетия в психиатрии оказались революционными. Современные лекарства и реабилитационные программы дали возможность большинству лиц с психическими расстройствами вести привычный образ жизни. Казалось бы, ушли в прошлое времена, когда клеймо «сумасшедший» отражало тяжелое состояние больного и драматизм его существования: многолетнее содержание в больнице, мучительные способы лечения, страх и агрессия окружающих. Однако именно сейчас психиатрический диагноз для многих является проблемой, нередко более актуальной, чем само заболевание. Многие пациенты избегают врачей психиатров, обращаясь за лечением к врачам других специальностей, при этом не достигая желаемого результата. Древнее клеймо превратилось в символ инакости и приобрело более скрытый, но масштабный характер воздействия. Такие слова, как «психически больной», «сумасшествие», «шизофрения» «Д учет» современный обыватель свободно применяет к тому человеку, контексту или ситуации, которые хочет отвергнуть, наполняя их любым удобным для него смыслом.

Газетные публикации создают яркие, подчас пугающие картины психиатрических будней, имеющие в большинстве случаев весьма отдаленное отношение к реальности. Например, складывается мнение, что в связи с недостаточным финансированием психиатрическая служба не обеспечивает ни должного лечения, ни даже достойного содержания больных. Часто описываются психиатрические больницы, размещенные в неприспособленных, требующих ремонта помещениях. Их персонал контактирует с полуголодными, нередко агрессивными людьми. В реальности лекарственное обеспечение психиатрических больниц не уступает зарубежным клиникам. В течение многих лет в ГАУЗ РКПБ им.акад. В.М.Бехтерева МЗ РТ ведутся ремонтные работы по благоустройству больницы: отремонтированы отделения, улучшились условия пребывания пациентов, закуплено новое медицинское оборудование, созданы палаты повышенной комфортности, палаты «мать и дитя».

ГАУЗ РКПБ им. акад. В.М.Бехтерева МЗ РТ предлагает уход за пожилыми людьми с нарушениями памяти, достигших состояния деменции.На сегодняшний день разработаны и организованы программы для родственников пациентов в виде психообразовательных занятий с практическими рекомендациями на уровне амбулаторной психиатрической помощи. В прейскуранте имеется платная услуга «временное пребывание пациента в стационаре с целью ухода и поддерживающей терапии». Для поступления в отделение необходимо чтобы больной сам передвигался и не имел тяжелой соматической патологии. Больные, страдающие деменцией (слабоумием), теряют навыки самообслуживания, становятся беспомощными и практически полностью зависят от близких людей, которые за ними ухаживают. Прогрессирующее снижение памяти часто сопровождается психотическими расстройствами (бред, галлюцинации, депрессии) и нарушениями поведения (возбуждение, агрессия, нарушения ночного сна и т.п.). Поэтому больные постоянно нуждаются в специализированном лечении, круглосуточном наблюдении, тщательном уходе и реабилитации.

Многие члены семьи осуществляют помощь больным 24 часа в сутки, 7 дней в неделю, просыпаясь по ночам и не отдыхая в течение дня из-за необходимости предотвращения поведенческих расстройств.
Основная задача отделений нашей больницы - помощь людям, осуществляющим уход за больными, страдающими деменциями.
В больнице функционируют отделения: мужское и женское, с палатами повышенной комфортности. Все мероприятия для поступления на стационарное лечение выполняются в установленном ГАУЗ «РКПБ им. акад. В.М. Бехтерева МЗ РТ» порядке.


Госпитализацияләү

Госпитализацияләү тикшерү һәм дәвалау бары тик стационар шартларда гына мөмкин булганда башкарыла һәм ике төрле була: ихтыярлы рәвештә яки ихтыярсыз башкарылырга мөмкин. Ихтыярсыз госпитализацияләү өчен көчле нигезләр һәм суд карары кирәк.Соңгы дистә елларда психиатрия нык зур үзгәрешләр кичерде. Хәзер заманча дарулар һәм реабилитация программалары психик авырулары булган кешеләрнең күбесенә гадәти тормыш алып барырга мөмкинлек бирә. Янәсе, элек «акылсыз» хурлык билгесе авыруның авыр хәлен һәм аның тормыш драмасын: хастаханәдә күпьеллык тотулар, дәвалауның газаплы ысуллары, курку һәм тирә-юньдәгеләрнең агрессиясен чагылдырган вакытлар узды кебек тоела. Ләкин, хәзерге вакытта күпләр өчен психиатрия диагнозы проблема булып кала, кайчагында авыруга караганда да диагнозы күпкә актуаль проблемага әйләнә.


Күпчелек пациентлар дәвалану өчен психиатр табибларга мөрәҗәгать итмичә, башка белгечлек табибларына бара, шул ук вакытта кирәкле нәтиҗәләргә ирешмиләр. Күптәнге «хурлык билгесе» “бу дөнья кешесе булмау” символына әйләнеп, тәэсир итүнең яшерен, ләкин масштаблы характерга ия булды. «Психик авыру», «акылсызлык», «шизофрения» «Д учет» кебек сүзләрне хәзерге заман кешесе үзенә уңайлы булган мәгънә белән туендырып, кире кагарга теләгән кешегә, контекстка яки ситуациягә карата куллана.

Газета басмалары психиатрия көннәре турында куркытучы, еш кына чынбарлыкка туры килми торган картиналар тудыра. Мәсәлән, финанслау җитмәү сәбәпле, психиатрия хезмәте тиешле дәвалануны да, хәтта авыруларны тиешле тотуны да тәэмин итми дигән фикер бар. Еш кына психиатрия хастаханәләре дәвалауга җайлаштырылмаган, ремонт таләп ителә торган итеп сурәтләнә. Аларның персоналы ярым ач, еш кына агрессив кешеләр белән элемтәдә тора, имеш. Чынлыкта психиатрия хастаханәләрен дарулар белән тәэмин итү чит ил клиникаларыннан калышмый. Күп еллар дәвамында «ТР ССМ акад. В.М.Бехтерев исем. Республика клиник психиатрия хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә төзекләндерү буенча ремонт эшләре бара: бүлекләр ремонтлана, пациентларның тору шартлары яхшыра, яңа медицина җиһазлары сатып алына, югары комфортлы палаталар, «ана һәм бала» палаталары булдырылган.


ТР ССМ акад. В.М.Бехтерев исем. Республика клиник психиатрия хастаханәсе деменция халәтенә җиткән, хәтер бозылган өлкәннәрне карауны тәкъдим итә. Бүгенге көндә пациентларның туганнары өчен амбулатор психиатрия ярдәме дәрәҗәсендә практик киңәшләр белән психиатрия белем бирү программалары эшләнгән һәм оештырылган. Прейскурантта түләүле хезмәт бар – «пациентның кайгырту һәм ярдәм күрсәтүче терапия максатыннан стационарда пациентның вакытлыча торуы». Бүлеккә керү өчен авыруның үзе хәрәкәт итә белүе һәм авыр соматик патологиясе булмавы кирәк. Деменция (акыл зәгыйфьлеге) белән авыручылар үз-үзләренә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен югалта, ярдәмгә мохтаҗ була һәм тулысынча диярлек аларны кайгыртучы якын кешеләргә бәйле була. Хәтернең прогрессив кимүе еш психотик үзгәрүләр (саташу, галлюцинация, депрессия) һәм тәртип бозулар (ярсу, агрессия, төнге йокы бозулары һ.б.) белән бергә бара. Шуңа күрә авыруларга даими рәвештә махсус дәвалану, тәүлек буе күзәтү, җентекләп карау һәм реабилитация кирәк.


Гаиләнең күп әгъзалары авыруларга тәүлегенә 24 сәгать, атнасына 7 көн, төнлә дә уянып, тәртип бозуларны булдырмау зарурлыгы аркасында көн дәвамында ял итмичә ярдәм күрсәтә.Безнең хастаханә бүлекләренең төп бурычы – деменция белән интегүче авыруларны караучы кешеләргә ярдәм итү. Хастаханәдә ирләр һәм хатын-кызлар бүлекләре, югары комфортлы палаталар эшли. Стационар дәвалау алу өчен барлык чаралар да «ТР ССМ акад. В.М.Бехтерев исем. РКПХ» ДАССУ тәртибе нигезендә башкарыла.